- алу
- 1. Нәр. б. кулга тотып үзеңә күчерү. Бирүчедән кабул итү хат алу. Үзеңнеке итү. 2. Бер нәрсәне икенчедән, өлешне бөтеннән аеру өстәлдән китап, коедан су, таудан таш алу 3. (Үзең белән) йөртү, ияртү ал мине үзең белән 4. Үз өстеңә эш яки йомыш кабул итү 5. Нин. б. дәрәҗәгә, хәлгә ирешү, ия булу 6. монда гыйлем алып булмый 7. бурычка алу – такси алып... 8. алма алып ашыйбыз 9. штраф алу – күпмегә алсаң да риза 10. серләрен алыр өчен – Казанны дошман алган 11. ярты сәкене алып утырды – курку алды 12. атым әкрен басып күп ала 13. нефтьтән бензин алу – бәрәңге алу 14. сабан төрәне киң ала – туп ерактан ала 15. вакытны алу 16. мулланың указын алу – акчаны алганнар 17. эшкә алу 18. хатынлыкка алу 19. кояш ваннасы алу – җәй көне дә суык ала 20. сүзен уенга алды 21. киемнең җиңен бераз алырга 22. бодайны кырау алды 23. чәч алу 25. командага алу – тәрбиягә алу 26. пленга алу – унлап балык алган 27. күч. русчадан сүзләр алу – корал итеп алды 28. ярд. исәпкә алу – үч алу 29. каты шелтә алды 30. боер. ф. менә минем хатынны гына алыйк... 31. бәйл. чәчкәннән алып амбарга кергәнче – олысыннан алып кечесенә чаклы 32. ярд. ф. эләктереп ала – коткарып алырлар төсле – кайсыгыз башкара ала?. АЛЫП БАРУ – 1. Кая да булса үзең белән илтү 2. машинаны а. 3. бер нәтиҗәгә а. 4. һәлакәткә а. 5. җыелышны а. 6. көндәлек а. . АЛЫП ТОРУ – 1. Вакытлыча файдалануга алу 2. Биләү, үз эченә алу. АЛЫП ЧЫГУ – 1. бүлмәәг а. 2. сукмак туп-туры алып чыкты
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.